Рубрикаларыбыз
0+

“Әллүки” республика балалар журналы

“Әллүки” балалар журналы 2004 елның гыйнвар аеннан чыга башлады. Ул аена бер тапкыр татар телендә нәшер ителә, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәгаенләнгән.

Җурнал үз укучылары өчен күп кызыклы рубрикалар тәкъдим итә. Мәсәлән, “Нәни йолдызлар” рубрикасы астында ул республиканың талантлы балалары белән таныштыра. Нәни җырчылар, биючеләр, рәссамнар, спортчылар турында язмалар басманың эчке битләрендә бирелсә, аларның матур фотосурәтләре журналның тышлыгын бизи. “Тылсымлы пумала”, “Үзем дә булдырам!”, “Мин иҗат итә беләм!” кебек рубрикалар балаларга сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Анда нәни иҗатчыларның шигырьләре, хикәяләре, рәсемнәре, хатлары урын ала. Без балалар иҗатына күп урын бирергә тырышабыз, кечкенә укучыларыбызның үзләре хакындагы сурәтләмәләрен, репортажларын да урнаштырабыз. Мәсәлән, “Балачак илендә” республикабызның балалар бакчаларыннан язмалар тәкъдим ителә, “Мин – укучы!” рубрикасында мәктәпләр тормышы яктыртыла. Гадәттә мәкаләләребез геройлары басмабызга язылучыларга әверелә. Шулай дусларыбызны да арттырабыз. “Әллүки”дә бик күп кызыклы әкиятләр, хикәяләр, кроссвордлар, уеннар, сценарийлар бирелә.

Журнал ике тапкыр Бөтенрусия басмалары күргәзмәсендә “Матбугатның алтын фонды” Мактау билгесенә лаек булды.

Редакция коллективы һәрвакыт иҗади эзләнүләр белән эшли. Журналда танып-белергә өйрәтүче мәгълүмат күп булырга тиеш, дип уйлыйбыз. “Беләсең киләме?” рубрикасы астындагы кызыклы язмалар, даими бирелеп баручы викториналар нәни дусларыбызның аң-белемен үстерүгә булышлык итә.

Безгә балалар гына түгел, әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр дә хатлар җибәрә. Алар безгә иҗатларын җибәрә, киңәш-теләкләрен дә белдерә. Без һәрвакыт журналыбызга язылучыларның теләк-фикерләрен искә алып эшлибез, иҗат итәбез. Эш сәфәрләренә чыгып, дусларыбыз белән җанлы очрашулар оештырабыз.
“Әллүки”нең тышлыгын талантлы рәссам Әлфия Шәфыйкованың рәсемнәре бизи, аның зәвыклы, искиткеч матур эшләре журналның сыйфатын яхшырта, бәясен күтәрә. Шулай ук башка рәссамнарның лаеклы эшләре дә басманы бизәп тора.

Яңгырасын татар җырлары!

Яңгырасын татар җырлары!

Эшләпәсе үзенә бик килешеп торган әлеге егет – Нефтекама шәһәренең дүртенче санлы мәктәбе укучысы Реналь Мотыйгуллин. Хәер, гәзит укучылар арасында Ренальны танучылар булуы да бик мөмкин. Чөнки егетебез «Туган тел» каналының бик еш кунагы – оста итеп татар җырларын башкара ул. Ә җырларга шәһәрнең ...давамы
Чемпион

Чемпион

Ринат менә-менә кузгалырга торган машинага карады да «аһ!» итте. Джип тәгәрмәче астында кечкенә көчек ята! Малай яшен тизлегендә йөгереп барып, аны тартып алды. – Я инде, дерелдәмә, курыкма. Кем ташлап китте икән соң сине монда? Их, алып кайтыр идем, әти белән әни ачуланыр шул... Малай көчекне ...давамы
Әкият булсын дөньяда!

Әкият булсын дөньяда!

Хәтер һәм кайгы көнендә – 22 июньдә безгә, Уфа шәһәренең 97нче мәктәбе укучыларына... әкият килде. Бераз моңсу һәм якты әкият. Республиканың Дуслык йорты оештырган арт-акция «Дөньяны әкияти салават күпере белән кочакла!» дип аталды. Публицист һәм режиссер, Мозаһит Хәйретдинов исемендәге премия ...давамы