Рубрикаларыбыз
0+

»

Сау бул, ямьле бакчабыз!

Уфабызның 291нче «Әлифба» балалар бакчасына йөрүче 18 сабый өчен дулкынландыргыч мизгелләр – тәрбиячеләре, дуслары белән хушлашыр вакытлар җитте. Шул уңайдан тиздән укучы исемен йөртәчәк балалар яраткан тәрбиячеләре Миләүшә Муллаянова һәм Рәзилә Нәбиева җитәкчелегендә бик ямьле чара – чыгарылыш кичәсе оештырды. Җырлы-биюле бәйрәм бик күңелле үтте. Туган телебездә чатнап торган балаларга карап, сокланып туялмадык.

Ак юл телибез сезгә, нәни дусларыбыз!

Сау бул, ямьле бакчабыз!Сау бул, ямьле бакчабыз!Сау бул, ямьле бакчабыз!


Эльза САДЫЙКОВА, өлкән тәрбияче

Нәүруз кызы Бузатта яши!

Нәүруз кызы Бузатта яши!Балаларны татар халкының мәдәнияте, фольклоры, гореф-гадәтләре белән якыннан таныштыру максатында бакчабызда төрле чаралар оештырылып тора. Мәсәлән, бер матур көнне «Нәүруз кызы» конкурсы үтте. Чара икенче ел оештырыла. Үткән ел өч кыз катнашкан булса, быел биш кызыбыз теләк белдерде. Нәүруз кызы Бузатта яши!Ата-аналар арасыннан өч кешедән торган жюри сайланды. Бәйге кызларның сәламләвеннән башланды. Әниләре ярдәмендә театрлаштырылган күренешләр, презентацияләр, җырлар, шигъри күчтәнәчләр һәркем күңелендә матур тойгылар уятты. Кызларыбыз җырга, биюгә булган осталыкларын да күрсәтте. «Әниеңнең әйберен таны», «Ягымлы сүзләр» конкурсларында да нәни гүзәлләребез бик теләп катнашты. Әниләр өчен оештырылган «Безнең әниләр – стилистлар» дигән бәйге һәм «Балагызны беләсезме?» дигән блиц-турнир үткәрелеп, нәтиҗәләре кызларның балларына кушылды. Конкурс ахырында катнашучыларны номинацияләр буенча билгеләделәр. «Тамашачылар сөюен яулаучы кыз» – Камилә Фәттахова, «Иң җитез кыз» – Вилера Садретдинова, «Иң ягымлы кыз» – Гүзәл Миңнеярова, «Иң уңган кыз» – Илүзә Сәмигуллина булды. Ә «Нәүруз кызы» итеп Гөлфия Низаметдинова сайланды. Тамаша карарга кергән мәктәп укучылары, килгән ата-аналар, Бузат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бу матур чарадан уңай тәэссоратлар белән таралышты.


Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА,
Стәрлебаш районы
Бузат авыл балалар бакчасы тәрбиячесе.