Рубрикаларыбыз
0+

»

“Әллүки”гә рәхмәт!

“Әллүки”гә рәхмәт!Исәнмесез! Мин Чакмагыш районының Аблай авылында яшим. 4нче сыйныфны «дүртле», «бишле» билгеләренә тәмамладым. Биергә, җырларга, әдәби китаплар укырга, шигырь сөйләргә, чәчкәләр үстерергә яратам. Районда үткән фәнни-эзләнү эшләре конкурсында 2011 елда «Авылым кушаматлары» дип исемләнгән эшем белән 1нче урын алдым, 2012 елда хезмәтемне «Уенчыкларсыз яшәп булмый» дип исемләп, 2нче урын яуладым, 2013 елда «Изге ат» эзләнү эшем белән җиңүче булдым, ә инде быел «Уку – йөрәк һәм акыл өчен» дигән хезмәтем 2нче урын белән бәяләнде. Шигырьләр язарга бик яратам, берсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәсем килә.

Туган телебездә чыга
Минем яраткан журнал.
Дусларыма әйтә киләм:
«Әллүки»не син дә ал!
Күп мәгълүматлар алам мин
Укыгач «Әллүки»не.
Алдагы елда тагын да
Алдырырмын мин сине.
Шундый журнал өчен сезгә
Рәхмәт, абый-апалар.
Эшегездә зур уңышлар
Теләп кала балалар.


Гөлфия СӘЕТГӘРӘЕВА