Рубрикаларыбыз
0+

»

Саран

СаранКытай халык әкияте.

Булган икән бер ир белән хатын. Ничек баю турында гына уйлап яшәгән болар.

– Әйдә кием-салым тегик, булмаса, – дип тәкъдим иткән хатыны.

– Энә кадап, җеп тарту эшмени, ялкыта гына бит, күп акча эшли алмассың, –
дип җаваплаган ире.
– Алайса буяу эше белән шөгыльләник, – ди икән тынычланалмыйча хатын.
– Әйләнә-тирәңдә буяу, үзең дә буяуга чумсаң – шундый тормыш буламы?! Ә кесәгә файда юк.
Озак кына бәхәсләшкәннәр дә, атлы юлчылар кереп куна торган йорт булдырырга уйлаганнар. Эшләре җай гына барган, ләкин берничек тә байый алмаганнар.

Беркөнне бу йортка ак сакаллы, озын таяк тоткан карт акыл иясе кергән. Таягына моның кызыл төс белән «Ихатагыздан үтсәм, мәшәкатьне бетерәм» дигән сүзләр язылган. Ир күргән дә:
– Хөрмәтле акыл иясе! Кешеләрне ничек бар мәшәкатьтән арындырасың, сөйләче, зинһар! – дип сораган түзмичә.

– Миндә бер эчемлек бар, – дигән карт, – кем шуны эчә, бөтен кыенлыклары онытыла. Кайгы-хәсрәт, мәшәкате «һә» дигәнче үзеннән юылып төшә.

Ир белән хатын үтенеп сорагач, карт берникадәрен сатып бирергә ризалаша.

– Бай кунакларның дөге яки чәенә порошокны чак кына сибәбез дә, алар зур төргәк, капчыкларын онытып калдырачаклар. Байыйбыз, ниһаять, – дип сөенгән ир белән хатын.

Икенче көнне үк боларга бик бай сәүдәгәр килмәсенме?! Сандыгы энҗе белән тулы, капчыгы – яшма белән, тартмасында мәрҗән, асылташлар җемелди. Саран хуҗаларның күзләре нык кызыша. Сәүдәгәр бик кыйммәтле хәзинәләрен тезеп торганда, хатын тиз генә дөге һәм чәйгә порошокны соңгы тамчысына кадәр салып китерә. Кунак ризыклар белән тукланып йокларга ята. Саран хуҗалар күз дә йоммый, түземсезлек белән таң атканын көтәләр.

Иртә белән сәүдәгәр киткәч, бүлмәгә керсәләр: бернәрсә юк.

– Алдады безне карт, – дип кычкыра икән хатын, – эчемлеге тылсымлы түгел, сәүдәгәр байлыгын онытып калдырмаган!

– Ах! – дип тагын ныграк бакырган ир. – Оныткан! Кунган өчен түләргә дә оныткан! Эчемлек барлык мәшәкатьләрдән дә арындыра дип әйткән иде бит акыл иясе. Без үзебез аның сүзләрен хәтергә алмаганбыз!
Саранлык, күрәсең, хәтерне кире кайтара!

Өч кыз

Өч кызТатар халык әкияте

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен,тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
– Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче, – дигән.

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди. – Һай, – дип әйткән, ди, Олы кыз, – бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул, – дигән, ди.

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
– Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! – дигән. Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
– Һай, – дигән, – әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул, – дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:

– Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! – дигән. Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен Кече кызга әйткән:
– И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар, – дигән. Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.