Рубрикаларыбыз
0+

»

Әкият булсын дөньяда!

Әкият булсын дөньяда!Хәтер һәм кайгы көнендә – 22 июньдә безгә, Уфа шәһәренең 97нче мәктәбе укучыларына... әкият килде. Бераз моңсу һәм якты әкият. Республиканың Дуслык йорты оештырган арт-акция «Дөньяны әкияти салават күпере белән кочакла!» дип аталды.

Публицист һәм режиссер, Мозаһит Хәйретдинов исемендәге премия лауреаты Ренард Хантимеров безгә билгеле композитор Фәрит Яруллин турында сөйләде. Ул Уфада укыган, музыкага өйрәнгән икән. Кечкенәдән яхшы сәләте белән әтисе – билгеле татар музыканты Заһидулла Яруллинны сөендереп үскән. Мәскәү консерваториясен дә Фәрит Яруллин зур уңышлар белән тәмамлаган.

1941 елның августында Мәскәүдә татар совет сәнгате декадасында куелырга тиешле «Шүрәле» балетына июньдә генераль репетиция ясалган көнне сугыш башлана...

Фәрит Яруллин үзе теләп фронтка китә, укып, мина атучылар взводы командиры була. Ерак Белоруссиядә гомерлеккә башын сала...

Бу көнне без талантлы милләттәшебез турында бик күпне белдек. Асфальтка төсле рәсемнәр ясап, фантазиябезгә ирек бирдек. Ә рәсем төшергәндә Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетына искиткеч музыкасы безне иҗатка дәртләндереп торды.

Бәйрәмнән кайткач та мин Тукайның «Шүрәле»сен яңадан укырга утырдым.

Аделина ГАБДУЛЛИНА,
4нче сыйныф, 97нче мәктәп.
Уфа шәһәре

Нурлы булсын, җырлы булсын һәр сабыйның балачагы!

Нурлы булсын, җырлы булсын һәр сабыйның балачагы!Беренче җәйге көннең эссе кояшы нурларын юмарт өләшә, аллы-гөлле киенгән балаларның чәчләреннән сыйпый, иркәли. Ә аларның эсселектә эше юк, дөньяларын онытып әйлән-бәйлән уйный, сабын шарлары очыра, асфальтта рәсемнәр ясый, ихлас көлә һәм зур игътибар белән сәхнәдәге тамашаны күзәтә.

Балачактан да матур нәрсә бар дөньяда? Юк. Моны Уфа «Нур» татар дәүләт театры бинасы каршында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган искиткеч бәйрәм тагын бер кабат исбат итте. Бирегә республикабызның төрле төбәкләреннән балалар җыелды. 11 яшьлек Алина һәм Лиана Әсбаповалар, мәсәлән, ерак Мәчетле районының Әҗекәй авылыннан ук килгән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Бабам белән горурланам» иншалар конкурсында җиңү яулап, бәйрәмгә чакыру алганнар.

«Символ» балалар театры студиясенә йөрүче 84нче татар гимназиясе укучылары, чын артистларча оста тамаша күрсәтеп, һәммәсен таң калдырды.

Балалар артистлар белән бергәләп биеде, җырлады, бәйгеләрдә катнашып, татлы күчтәнәчләргә, «Әллүки» журналына ия булу бәхетенә иреште.

Соңыннан һәммәсе дә «Насретдинның алтын ишәге» спектаклен карады, инша конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

Матур, җырлы-биюле, уенлы искиткеч күңелле бәйрәм балалар күңелендә әле озак сакланыр. Балачакның һәр көне шундый чагу булсын иде һәркемнең!

Ләйсән ГАТАУЛЛИНА

Ветеран белән очрашу

Ветеран белән очрашу«Салават күпере» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Зөлфия апалары Исламова белән ел саен авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны -- Нургалеев Рифгать абыйга барып, Жиңү бәйрәме белән котлап киләләр. Ветераныбызга быел апрель аенда туксан яшь тулды.

Нәниләр шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Ветеранга баш иеп, чәчәк бәйләме тапшырдылар. Рифгать бабай балаларга сугыш чоры авырлыклары турында сөйләде, тыныч тормышта яшәүләрен теләде: «Күп илләрне күрергә туры килде миңа. Бигрәк тә Польшаны. Сугыштан соң ике ел Румынияда хезмәт иттем. Аннары Кырымга кайттым. Феодосиядә өч ел хезмәт иттем. «Третий удар» киносын төшергәндә танклар белән катнаштым».
Шушы көннәрдә мәдәният йортыбызда сугыш ветеранына һәм тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы үтте. Алар арасында безнең Рифгать бабаебыз да бар иде.

Гөлшат Сөнәгатуллина,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Туймазы районы, Татар-Олкан авылы.