Рубрикаларыбыз
0+

» » Әкият булсын дөньяда!

Әкият булсын дөньяда!

Әкият булсын дөньяда!Хәтер һәм кайгы көнендә – 22 июньдә безгә, Уфа шәһәренең 97нче мәктәбе укучыларына... әкият килде. Бераз моңсу һәм якты әкият. Республиканың Дуслык йорты оештырган арт-акция «Дөньяны әкияти салават күпере белән кочакла!» дип аталды.

Публицист һәм режиссер, Мозаһит Хәйретдинов исемендәге премия лауреаты Ренард Хантимеров безгә билгеле композитор Фәрит Яруллин турында сөйләде. Ул Уфада укыган, музыкага өйрәнгән икән. Кечкенәдән яхшы сәләте белән әтисе – билгеле татар музыканты Заһидулла Яруллинны сөендереп үскән. Мәскәү консерваториясен дә Фәрит Яруллин зур уңышлар белән тәмамлаган.

1941 елның августында Мәскәүдә татар совет сәнгате декадасында куелырга тиешле «Шүрәле» балетына июньдә генераль репетиция ясалган көнне сугыш башлана...

Фәрит Яруллин үзе теләп фронтка китә, укып, мина атучылар взводы командиры була. Ерак Белоруссиядә гомерлеккә башын сала...

Бу көнне без талантлы милләттәшебез турында бик күпне белдек. Асфальтка төсле рәсемнәр ясап, фантазиябезгә ирек бирдек. Ә рәсем төшергәндә Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетына искиткеч музыкасы безне иҗатка дәртләндереп торды.

Бәйрәмнән кайткач та мин Тукайның «Шүрәле»сен яңадан укырга утырдым.

Аделина ГАБДУЛЛИНА,
4нче сыйныф, 97нче мәктәп.
Уфа шәһәре