Рубрикаларыбыз
0+

»

Китап – хәзинә

Китап – хәзинәУрамда эскәмиядә үкси-үкси бер китап утыра. Ул бик начар хәлдә. Янына бер кыз туктый.

– Карыйм, карыйм, һич тә танымыйм, кем соң син? – дип сорый.

– И-и-и! Берничә көн элек мин бик матур китап идем, ә хәзер, күрәсеңме, нинди хәлгә төштем, – ди китап.

– Ни булды соң сиңа? Я, тынычлан инде, елама.

– Мине Айнур исемле малайның туган көненә бүләк иттеләр. Беренче көнне ул мине бик яратты. Кадерләп кенә йөртте. «Минем матур китабым бар!» – дип дусларына мактанды. Ә икенче көнне, чәй эчкәндә, Айнур актара-актара майга буяп бетерде мине. Бер майлы коймакны «леп» иттереп битемә салып куйды. Битләрем менә кайнар майга буялып бетте, әле дә авыртып тора!

– Кара әле, май бит синең 15нче битеңә кадәр үтеп чыккан! Нинди шапшак малай бу! Колагын борырга кирәк аның.

– Айнур картайтты инде мине, аңа кире кайтканчы, макулатура булып китәм.

– Юк-юк, китмә. Мин сине үзем белән мәктәпкә алып барам. Анда бик тырыш, акыллы укучылар укый, сине терелтерләр. Кадерләп кенә тотарлар. Безнең укытучы апа: «Китап бит ул – хәзинә», – ди. Китапны саклап тотарга кирәклекне без беләбез. Ул тылсымлы, ягымлы дус, гаҗәеп, мавыктыргыч дөньяга алып керә, җир һәм космос турында сөйли, күренекле кешеләр белән таныштыра. Китап укыган саен кеше акыллырак, көчлерәк, ягымлырак була.

Аида ФӘРРАХОВА,
2нче сыйныф.
Краснокама районы, Куян мәктәбе