Рубрикаларыбыз
0+

»

Дуслык күперләре нык булсын!

Дуслык күперләре нык булсын!– Ура! Безгә янә «Әллүки» киләчәк, – дип каршылады Шаран районының Нөрәй мәктәбе һәм балалар бакчасы кечкенәләре. Шат йөзле, көр күңелле балалар фотохәбәрчебез алдына тезелеп тә басты. Журналга елның – елында язылып, бер санын калдырмый укып баралар икән. Бигрәк тә табышмак-башваткычлар чишәргә, әкиятләр укырга, үз куллары белән журналдагы биремнәрне эшләргә яраталар. Шуңа да алар укуда тырыш, хезмәт сөючән, уртаклашыр сөенечләре дә күп.

– «Әллүки»не даими алдырабыз, укып барабыз, өстәмә белем бирү әсбабы буларак кулланабыз, – ди «Энҗе» балалар бакчасы мөдире Мәгафирә Муллаислам кызы.

Бу мәктәп һәм балалар бакчасына 20 «Әллүки» киләчәк. Тугры дусларыбыз белән горурланабыз, башкаларга үрнәк күрсәтеп, киләчәктә дә дуслык күперләре нык булыр, дибез.

Дуслык күперләре нык булсын!


Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА