Рубрикаларыбыз
0+

»

Яңгырасын татар җырлары!

Яңгырасын татар җырлары!Эшләпәсе үзенә бик килешеп торган әлеге егет – Нефтекама шәһәренең дүртенче санлы мәктәбе укучысы Реналь Мотыйгуллин. Хәер, гәзит укучылар арасында Ренальны танучылар булуы да бик мөмкин. Чөнки егетебез «Туган тел» каналының бик еш кунагы – оста итеп татар җырларын башкара ул. Ә җырларга шәһәрнең балалар сәнгать мәктәбенең «Умырзая» ансамблендә өйрәнә. Бирегә Реналь 8 яшеннән алып йөри, «Исәнмесез!», «Тукта, яңгыр», «Дуслык җыры», «Әниемә», «Гүзәл илем – туган җирем», «Ай, җаный, вай, җаный» җырларын аеруча яратып башкара. Югарыда әйтүебезчә, Реналь шәһәрдә үткән бик күп концертларда, бәйгеләрдә катнаша. Шулай ук Омск шәһәрендә узган «Золотой бриз» халыкара сәнгать конкурсында призер исемен яулап кайтты. Әлеге вакытта Реналь «Йолдызлы балачак» бәйгесендә катнаша, инде беренче-икенче турларны уңышлы үткән. Ә сәхнә костюмнарын улына әнисе Зимфера ханым хәстәрли. Ренальның яраткан җырчылары – Гүзәл Уразова, Ринат Рәхмәтуллин, Фәрит Таишев, Фирдус Тямаев, Әлфинә Әгъзамова, Нәфкать Нигъмәтуллин. Буш вакытларында егетебез хоккей карарга ярата һәм «Торос» хоккей командасының иң актив көярмәне булып тора.

Реналь үскәч кем булыры турында әле ачык кына әйтә алмый, шулай да булачак һөнәрен сәяхәт итү, илләр гизү белән бәйләмәкче. Үзем булган һәр җирдә дә татар җырларын ишеттерәчәкмен, ди халык моңнарына, татар җырларына гашыйк егетебез.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА

Күгәрчен батыры

Күгәрчен батырыЛинар Искәндәров Күгәрчен районы Күгәрчен мәктәбенең 8нче сыйныфын «4» һәм «5» билгеләренә генә тәмамлады. Иң яраткан дәресләре – физкультура һәм математика. Мәктәпнең горурлыгы ул – милли көрәш остасы. Якындагы Сирбай авылындагы милли көрәш түгәрәгенә ике ел йөри, бу вакыт эчендә бик күп матур җиңүләр яуларга да өлгергән Линар. Мәсәлән, районда беренче урын яулап, Зианчура районының Исәнгол авылында үткән «Үсәргән батыры» милли көрәш буенча ачык турнирында җиңүгә ирешкән. Куергазы районындагы көрәшче-интернационалист Р. М. Сираҗетдинов истәлегенә багышланган ачык турнир җиңүчесе дә ул.

– Фидан абыем көрәш түгәрәгенә йөри иде, аңа карап, кызыктым, – ди Линар бу спорт төре белән ничек мавыгып китүе турында сорашкач. – Авылыбыздагы малайларга кушылып, йөреп карарга уйладым, бик ошады.

Линар күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Абыйсы Фиданга инде унсигез яшь, ул Нефтекамада колледжда укып йөри. Сеңлесе Ильвина икенче сыйныфны тәмамлады. Әти-әнисенә дә һәр эштә ярдәмче Линар. Үзе бар нәрсәгә өлгер, җитез. Бер карасаң, атка атланып китеп бара, бер карасаң, мотоциклда җилдерә.

– Барлык бәйрәмнәрдә, сыйныфтан тыш чараларда да бик актив катнаша Линар, – ди сәләтле малай турында мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлзифа Яһүдина. – Сценарийларда чын артистларча рольгә керә белә, Яңа ел кичәләрендә дә һәрчак игътибар үзәгендә.

Мәктәпне тәмамлагач кем булырга тели бу малай, дисезме? Гаҗәп, спортчы да, артист та түгел. Геолог! Матур хыялларының тормышка ашуын телик аның.

Ләйсән ЯКУПОВА