Рубрикаларыбыз
0+

“Әллүки” республика балалар журналы

“Әллүки” балалар журналы 2004 елның гыйнвар аеннан чыга башлады. Ул аена бер тапкыр татар телендә нәшер ителә, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәгаенләнгән.

Җурнал үз укучылары өчен күп кызыклы рубрикалар тәкъдим итә. Мәсәлән, “Нәни йолдызлар” рубрикасы астында ул республиканың талантлы балалары белән таныштыра. Нәни җырчылар, биючеләр, рәссамнар, спортчылар турында язмалар басманың эчке битләрендә бирелсә, аларның матур фотосурәтләре журналның тышлыгын бизи. “Тылсымлы пумала”, “Үзем дә булдырам!”, “Мин иҗат итә беләм!” кебек рубрикалар балаларга сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Анда нәни иҗатчыларның шигырьләре, хикәяләре, рәсемнәре, хатлары урын ала. Без балалар иҗатына күп урын бирергә тырышабыз, кечкенә укучыларыбызның үзләре хакындагы сурәтләмәләрен, репортажларын да урнаштырабыз. Мәсәлән, “Балачак илендә” республикабызның балалар бакчаларыннан язмалар тәкъдим ителә, “Мин – укучы!” рубрикасында мәктәпләр тормышы яктыртыла. Гадәттә мәкаләләребез геройлары басмабызга язылучыларга әверелә. Шулай дусларыбызны да арттырабыз. “Әллүки”дә бик күп кызыклы әкиятләр, хикәяләр, кроссвордлар, уеннар, сценарийлар бирелә.

Журнал ике тапкыр Бөтенрусия басмалары күргәзмәсендә “Матбугатның алтын фонды” Мактау билгесенә лаек булды.

Редакция коллективы һәрвакыт иҗади эзләнүләр белән эшли. Журналда танып-белергә өйрәтүче мәгълүмат күп булырга тиеш, дип уйлыйбыз. “Беләсең киләме?” рубрикасы астындагы кызыклы язмалар, даими бирелеп баручы викториналар нәни дусларыбызның аң-белемен үстерүгә булышлык итә.

Безгә балалар гына түгел, әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр дә хатлар җибәрә. Алар безгә иҗатларын җибәрә, киңәш-теләкләрен дә белдерә. Без һәрвакыт журналыбызга язылучыларның теләк-фикерләрен искә алып эшлибез, иҗат итәбез. Эш сәфәрләренә чыгып, дусларыбыз белән җанлы очрашулар оештырабыз.
“Әллүки”нең тышлыгын талантлы рәссам Әлфия Шәфыйкованың рәсемнәре бизи, аның зәвыклы, искиткеч матур эшләре журналның сыйфатын яхшырта, бәясен күтәрә. Шулай ук башка рәссамнарның лаеклы эшләре дә басманы бизәп тора.

“Әллүки”гә рәхмәт!

“Әллүки”гә рәхмәт!

Исәнмесез! Мин Чакмагыш районының Аблай авылында яшим. 4нче сыйныфны «дүртле», «бишле» билгеләренә тәмамладым. Биергә, җырларга, әдәби китаплар укырга, шигырь сөйләргә, чәчкәләр үстерергә яратам. Районда үткән фәнни-эзләнү эшләре конкурсында 2011 елда «Авылым кушаматлары» дип исемләнгән эшем белән ...давамы
Күгәрчен батыры

Күгәрчен батыры

Линар Искәндәров Күгәрчен районы Күгәрчен мәктәбенең 8нче сыйныфын «4» һәм «5» билгеләренә генә тәмамлады. Иң яраткан дәресләре – физкультура һәм математика. Мәктәпнең горурлыгы ул – милли көрәш остасы. Якындагы Сирбай авылындагы милли көрәш түгәрәгенә ике ел йөри, бу вакыт эчендә бик күп матур ...давамы
Китап – хәзинә

Китап – хәзинә

Урамда эскәмиядә үкси-үкси бер китап утыра. Ул бик начар хәлдә. Янына бер кыз туктый. – Карыйм, карыйм, һич тә танымыйм, кем соң син? – дип сорый. – И-и-и! Берничә көн элек мин бик матур китап идем, ә хәзер, күрәсеңме, нинди хәлгә төштем, – ди китап. – Ни булды соң сиңа? Я, тынычлан инде, елама. ...давамы