Рубрикаларыбыз
0+

“Әллүки” республика балалар журналы

“Әллүки” балалар журналы 2004 елның гыйнвар аеннан чыга башлады. Ул аена бер тапкыр татар телендә нәшер ителә, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәгаенләнгән.

Җурнал үз укучылары өчен күп кызыклы рубрикалар тәкъдим итә. Мәсәлән, “Нәни йолдызлар” рубрикасы астында ул республиканың талантлы балалары белән таныштыра. Нәни җырчылар, биючеләр, рәссамнар, спортчылар турында язмалар басманың эчке битләрендә бирелсә, аларның матур фотосурәтләре журналның тышлыгын бизи. “Тылсымлы пумала”, “Үзем дә булдырам!”, “Мин иҗат итә беләм!” кебек рубрикалар балаларга сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Анда нәни иҗатчыларның шигырьләре, хикәяләре, рәсемнәре, хатлары урын ала. Без балалар иҗатына күп урын бирергә тырышабыз, кечкенә укучыларыбызның үзләре хакындагы сурәтләмәләрен, репортажларын да урнаштырабыз. Мәсәлән, “Балачак илендә” республикабызның балалар бакчаларыннан язмалар тәкъдим ителә, “Мин – укучы!” рубрикасында мәктәпләр тормышы яктыртыла. Гадәттә мәкаләләребез геройлары басмабызга язылучыларга әверелә. Шулай дусларыбызны да арттырабыз. “Әллүки”дә бик күп кызыклы әкиятләр, хикәяләр, кроссвордлар, уеннар, сценарийлар бирелә.

Журнал ике тапкыр Бөтенрусия басмалары күргәзмәсендә “Матбугатның алтын фонды” Мактау билгесенә лаек булды.

Редакция коллективы һәрвакыт иҗади эзләнүләр белән эшли. Журналда танып-белергә өйрәтүче мәгълүмат күп булырга тиеш, дип уйлыйбыз. “Беләсең киләме?” рубрикасы астындагы кызыклы язмалар, даими бирелеп баручы викториналар нәни дусларыбызның аң-белемен үстерүгә булышлык итә.

Безгә балалар гына түгел, әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр дә хатлар җибәрә. Алар безгә иҗатларын җибәрә, киңәш-теләкләрен дә белдерә. Без һәрвакыт журналыбызга язылучыларның теләк-фикерләрен искә алып эшлибез, иҗат итәбез. Эш сәфәрләренә чыгып, дусларыбыз белән җанлы очрашулар оештырабыз.
“Әллүки”нең тышлыгын талантлы рәссам Әлфия Шәфыйкованың рәсемнәре бизи, аның зәвыклы, искиткеч матур эшләре журналның сыйфатын яхшырта, бәясен күтәрә. Шулай ук башка рәссамнарның лаеклы эшләре дә басманы бизәп тора.

Ветеран белән очрашу

Ветеран белән очрашу

«Салават күпере» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Зөлфия апалары Исламова белән ел саен авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны -- Нургалеев Рифгать абыйга барып, Жиңү бәйрәме белән котлап киләләр. Ветераныбызга быел апрель аенда туксан яшь тулды. Нәниләр шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Ветеранга ...давамы